Кукмара районының “Сәрдекбаш-Лельвиж-Чура авылы” автомобиль юлында чокырлар ямалган

2014 елның 4 июле, җомга
ТР Кукмара муниципаль районының “Сәрдекбаш-Лельвиж-Чура авылы” автомобиль юлында искергән өске юл катламы алыштырылган. 1,5 чакрым озынлыктагы участокта чокырлар ямалган. Әлеге 11 чакрым озынлыктагы юл 3 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән дүртенче категориягә керә.
          Районда 5800 кв.м мәйданда чокырлар ямалган – бу планлаштырганның 70%. 850 тонна асфальт-бетон кулланылган. 400 сигналлы багана алыштырылгын һәм куелган.

           Кукмара районында автомобиль юлларын карап тоту белән “Татавтодор” ААҖ шөгыльләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International