4 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ел саен уздырыла торган традицион нефть компанияләре җитәкчелеге саммиты булып үтте.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.