«Казан» халыкара аэропорты - аэропортлар арасында “Медиа Лидер”

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
      «Казан» халыкара аэропорты 3 июльдә Мәскәү үзәк ипподромы территоррисендә уздырылган “АвиаПорт” Авиация пресс-клубының 16 нчы очрашуында катнашты.
      "Авиационное оборудование" холдингы һәм "Aviasales" компаниясе  чараның партнерлары булды. Очрашуны  "Международный аэропорт Шереметьево", "Иркут" корпорациясе и "Мотор Сич" предприятиесе хуплады. Авиация пресс-клубының оештыручысы – “АвиаПорт” тармак агентствосы.
      “Медиа Лидер” бүләкләрен тантаналы рәвештә тапшыру очрашуның төп вакыйгасы булды.
      Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларына анализ нәтиҗәләре буенча иң искә алынган аэропортлар өчлегенә түбәндәгеләр керде: “Международный аэропорт Шереметьево» (1 урын),  “Международный аэропорт Домодедово» (2 урын) һәм «Казан» халыкара аэропорты  (3 урын). 
      Традиция буенча барлык катнашучыларга “АвиаПорт”тан фирмалы агач сувенирлар бүләк иттеләр.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International