ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2014 ел
җомга
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 20 халыкара рейслар. 3392 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3734 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 49 рейс башкарган.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында үткән тәүлектә 39 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 67 очрагы, 71 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 873 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Новосибирскның «Толмачево» халыкара аэропорты агымдагы елның июнь аена эш нәтиҗәләре чыгарды һәм төгәл авиакомпанияләрне билгеләде.
Ягулык трассасы, су үткәргеч һәм канализация сузу буенча эшләр башкару  сәбәпле, 18 нче июльдә сәгать 22.00 алып 21 нче июльдә сәгать 6.00 кадәр Дзержинский урамында Чернышевский урамы белән кисешкән урында хәрәкәт өлешчә туктатыла.

18 нчы июльдә сәгать 22.00 алып 21 нче июльдә сәгать 5.00 кадәр Спартак урамында төзелә торган Арбитраж суд бинасыннан Сукно урамына кадәр участокта хәрәкәт тулысынча туктатыла.

25-31 нче июльдә “Юдино” станциясендә тимер юлларга капиталь ремонт ясалу сәбәпле, өч шәһәр яны поезды “Юдино Көнчыгыш парк”, “Юдино”, “Займище” станцияләрендә тукталышсыз хәрәкәт итәчәк

“Волго-Вятскуправтодор” ФКУ карамагындагы автомобиль юллары участокларында 3D-нивелирлау  технологиясе актив кулланыла. Хәзерге вакытта юл катламын 3D-нивелирлау технологиясе Яр Чаллыда М-7 “Идел” автомобиль юлының 1053+100 км – 1061+360 км участогын ремонтлаганда кулланыла.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе

18 июльдә сәгать 22.00дән 21 июльнең 06.00 сәгатенә кадәр Казанның Агрономия урамында төзелүче БМВ автомобиль салоны янындагы юл автотранспорт хәрәкәте өчен ябыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International