ТР Әлмәт муниципаль районында «Муниципаль юл фонды» программасы уңышлы тормышка ашырыла. 2014 елда шәһәрнең урам-юл челтәрен ремонтлауга 31,641 миллион сум каралган.
25 нче июльнең 23.00 сәгатеннән алып 29 нчы июльнең 5.00 сәгатенә кадәр, шулай ук 8 нче августның 23.00 сәгатеннән алып 11 нче августның 5.00 сәгатенә кадәр Эсперанто урамында 107 нче номерлы йорт янында хәрәкәт өлешчә ябыла.
20 нче июльдән 25 нче декабрьгә кадәр Профсоюз урамы Кави Нәҗми урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр ябыла, Рәхмәтуллин урамы - Кави Нәҗми урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр, Муса Җәлил урамы – Профсоюз урамыннан Рәхмәтуллин урамына кадәр.
Әлеге участокта монолит каркасны урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган.