25-31 нче июльдә өч шәһәр яны поездының хәрәкәт графигы үзгәрә

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
      25-31 нче июльдә “Юдино” станциясендә тимер юлларга капиталь ремонт ясалу сәбәпле, өч шәһәр яны поезды “Юдино Көнчыгыш парк”, “Юдино”, “Займище” станцияләрендә тукталышсыз хәрәкәт итәчәк:
6351 нче Казан – Канаш поезды (04.10 китә – 06.42 килә);
6363 нче Казан – Албаба поезды (04.22 китә – 06.15 килә);
6321 нче Казан – Паратск поезды (06.05 китә – 07.26 килә).
      Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International