18 июльдә сәгать 22.00дән 21 июльнең 06.00 сәгатенә кадәр Казанның Агрономия урамында төзелүче БМВ автомобиль салоны янындагы юл автотранспорт хәрәкәте өчен ябыла. Әлеге участокта канализация сузу буенча эшләр алып барылачак.