Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 18 июле, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 320 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 20 халыкара рейслар. 3392 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3734 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 49 рейс башкарган.
     18 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда томан. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, температура көндез +21 +26 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International