Новосибирскның «Толмачево» халыкара аэропорты «Ак Барс Аэро»ны иң төгәл авиакомпания дип таныган

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Новосибирскның «Толмачево» халыкара аэропорты агымдагы елның июнь аена эш нәтиҗәләре чыгарды һәм төгәл авиакомпанияләрне билгеләде. Аэропорт хәбәр итүенчә, рейтингта беренче урында Новосибирсктан Екатеринбургка һәм Казанга регуляр рейслар ясаучы AK BARS AERO авиакомпаниясе тора. Бу хакта “Аэропорт Толмачево” ААҖ генераль директоры Евгений Янкилевич рәсми хатында хәбәр итте.
Рейтингны төзгәндә билгеләүче критерий булып һава судноларының аэропорттан кузгалып киткәндә расписаниене үтәүләре торды.  
AK BARS AERO «Толмачево» рейтингында өченче тапкыр алдынгы урынны яулады. Искәртеп үтәбез, авиакомпания иң төгәл авиаташучылар исеме белән Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында да регуляр бүләкләнә.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International