Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 313 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 22 халыкара рейслар. 3927 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3741 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 63 рейс башкарган.
17 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез күп кенә районнарда яшенле яңгыр, иртән кайбер районнарда томан. Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил, температура көндез +26 +31 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International