ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 255 автобус чыккан.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

ТР Лениногорск муниципаль районында “Лениногорск-Карабаш” автомобиль юлының 6+117 чакрым участогында Мәчкәрә елгасы аша үтүче күперне капиталь ремонтлау төгәлләнде.

«ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводында ТС-1, РТ һәм Джет-А1 маркалы реактив двигательләре өчен авиация керосинының сынау-сәнәгать партиясе эшләнде.

Агымдагы елның 8 ае эчендә Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында 1891 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

8 нче сентябрьдән алып 30 нчы ноябрьгә кадәр Тэц урамы буенча Казан вертолет заводыннан алып “Лукойл” машиналарга ягулык салу станциясенә кадәр автомобиль транспорты өчен хәрәкәт ябыла.

Тимер юл транспорты объектларында травма алу очракларын кисәтү - Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 61 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 86 очрагы, 84 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 641 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
9 нчы сентябрьдән алып 29 нчы сентябрьгә кадәр Ямашев проспекты буенча Җиңү Паркы районының Мусин урамыннан алып Бондаренко урамына таба автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә ябыла.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 19 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
10 сентябрьдә сәгать 18.00 Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Ачык ишекләр көне уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International