Юдино поселыгының Тимерьюлчылар мәдәният сарае яңа уку елына иҗади “бүләкләр” әзерләде

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
10 сентябрьдә сәгать 18.00 Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Ачык ишекләр көне уздырылачак. Бәйрәм программасында – иҗади коллективларның видеопрезентацияләре, концерт номерлары, фотокүргәзмә       һәм иҗади эшләр күргәзмәсе. Монда күп еллар инде хореография коллективлары, “Ветеран” хоры, вокал студиясе, фитнес-клуб, айкидо һәм башкалар актив эшлиләр.
          Быел шулай ук яңа юнәлешләр ачыла. Алар арасында спорт һәм сәнгать гимнастикасы, чүлмәк ясау осталыгы, һ.б. 
          Бу көнне теләк белдерүчеләр түгәрәкләр җитәкчеләре белән таныша һәм шөгыльләргә языла алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International