ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Сәфәр кысаларында делегация Корея Республикасының сәнәгать, сәүдә һәм энергетика министрлыгында булды. Ленар Сафин сүзләренчә, Кореяның финанс-икътисади үсеше мәсьәләләре арасында, чит ил коллегалар транспорт инфраструктурасы хакында да сөйләгәннәр.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 30 чартер, 20 халыкара рейслар. 3273 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4247 пассажир килгән.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә ел башыннан алып 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 69 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 72 очрагы, 74 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 615 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
3 октябрьдә Юдино станциясендә ремонт эшләре башкару сәбәпле, кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 204 автобус чыккан.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
26 сентябрьдә Самарадан Казанга туристлар поезды юлга чыгачак. Сәяхәтчеләр Самарага 28 сентябрьдә иртән кайтачак.
Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында “Алексеев-Югары Колок-Каргополь” автомобиль юлында ясалма яктыртуны оештыру буенча эшләр төгәлләнде. Юл Каргополь авылы аша үтә.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган һәм 20 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 20-21 сентябрьдә 126 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 142 очрагы, 161 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1344 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International