7609 нчы Аэропорт – Казан поезды Аэропорт станциясеннән 23.18 сәгатьтә китәчәк. Казан станциясенә 23.38 сәгатьтә килү.
6715 нче Аэропорт – Казан поезды Аэропорт станциясеннән 23.27 сәгатьтә китәчәк. Казан станциясенә 23.56 сәгатьтә килү.
19 февральдән Бөгелмә – Кандра – Бөгелмә шәһәр яны поездларына пассажирлар уңайлы булсын өчен Урыссу станциясе буенча тукталыш вакыты җиде минутка кадәр арттырылды.
Горький магистрале вокзал комплекслары территориясендә 2024 елның гыйнварында 1,6 меңнән артык аз хәрәкәтләнүче пассажирга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтелде, бу узган елның шул ук чорына караганда 14% ка югарырак.
Юл-транспорт хезмәтләренең «Киләчәк уеннарына» әзерлеге турында
Татарстан Республикасы башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры уздырылуга бәйле рәвештә Горький тимер юлында Казан – Аэропорт участогында электр поездларының даими 20 рейсына өстәмә рәвештә тагын 8 өстәмә рейс билгеләнде (ә 3 мартта өстәмә рейслар 9 булачак).
Үз эшен Горький тимер юлының Казан төбәгендә магистраль начальнигы Сергей Дорофеевский рәислегендә кар яву нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб дәвам итә. Тимер юлчылар пассажир инфраструктурасында тәүлек әйләнәсе кар җыялар.
Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында шәһәргә 10 яңа пассажир автобусы тапшыру тантанасында катнашты.
Горький тимер юлы хезмәткәрләре 2024 елда 339 кичүне ремонтларга ниятли.
Горький тимер юлы февраль һәм март бәйрәм көннәрендә графикка 18 өстәмә ерак арага йөрүче поезд кертә. Алар 2024 елның 21-25 февралендә һәм 6-10 мартында иң кирәкле юнәлешләр буенча йөриячәк.
Казан – Ульяновск – Казан һәм Ижевск – Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поездлары составы артты.