Казанда илкүләм проект буенча Журналистлар урамын ремонтлаячаклар

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Татарстан башкаласында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Совет районында Академик Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр 500 метр озынлыктагы һәм 4 полосалы Журналистлар урамы ремонтланачак.

Объектта 7 400 кв.м мәйданда ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәеләчәк. Шулай ук юлчылар 715 кв.м мәйданда тротуарларны ремонтлаячаклар, 713 погон метр юл ян ташын һәм 264 погон метр тротуар ян ташын алыштырачаклар.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак. Аерым алганда, 10 юл билгесе куелачак. 

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 21 км дан артык булган 17 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International