Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында "Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерүдәге имгәнүләрнең торышы һәм профилактикасы турында" дигән темага киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенева, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең юл инспекциясе һәм хәрәкәтне оештыру бүлеге башлыгы Илназ Зиатдинов, «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» оешмасы рәисе Юрий Данилов, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, республиканың транспорт һәм юл тармагы оешмалары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында хезмәтне саклау буенча заманча мәгълүмати ресурслардан файдалану, профсоюзларның имин хезмәт шартларын тәэмин итүдә катнашуы, шулай ук юл-төзелеш сезоны алдыннан эшләр башкарылган урыннарда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
2024 елда җитетерү өлкәсендә имгәнүләрне кисәтү максатларында 8 комиссия тикшерүе уздырылган - 16 мең кеше эшнең куркынычсыз ысулларына өйрәтелгән, 15 мең кеше медицина тикшерүе узган, 5 мең хезмәткәргә урыннарда хезмәт шартларына махсус бәя бирелгән.
"2025 ел башында тулаем алганда травматизм күрсәткечләренең кимү тенденциясе саклана. Шул ук вакытта үсә барган автомобильләшү, логистик маршрутларны киңәйтү һәм юл-төзелеш эшләре күләмнәрен арттыру шартларында безнең төп бурычыбыз элеккечә җитештерү өлкәсендә бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау булып кала», - диде Артем Чукин.
Агымдагы елдан башлап юл чараларын гамәлгә ашыру «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк. Илкүләм проект шулай ук җитештерү травматизмы күрсәткечләрен киметү бурычын хәл итүдә ярдәм күрсәтә.
"Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, шулай ук автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итәчәк. Моннан тыш, мондый чаралар ташучылар өчен уңайлырак һәм куркынычсызрак хезмәт шартлары тудыра, бу үз чиратында аларның җитештерүчәнлегенә һәм юлларда гомуми куркынычсызлык дәрәҗәсенә уңай йогынты ясарга мөмкин", - дип ассызыклады Артем Чукин.
Юл-төзелеш сезоны алдыннан, эшләр башкарылган урыннарда бәхетсезлек очракларына юл куймау максатыннан, министр урынбасары заказ бирүчеләр хезмәтенә һәм подряд оешмаларына юл хәрәкәтен оештыруның вакытлы схемаларын үтәүне, индивидуаль саклану чаралары күрүне һәм эшләрне башкару алдыннан инструктажлар үткәрүне тәэмин итәргә чакырды.
Чара азагында 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау буенча смотр-конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.