Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Ким - Кузнечиха - Лесная Хмелевка автомобиль юлын 40,1 - 41,4 км участогында ремонтлый башладылар, аның озынлыгы 1,2 км һәм машина йөрү өлешенең киңлеге 7 метр тәшкил итә.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, ЩМА-11 вак таш-мастик асфальт-бетон өслегенең өске катламын 8400 кв. метрдан артык мәйданда урнаштыру һәм юл кырыйларын җәелдереп вак таш белән ныгыту эшләре каралган.
Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, подряд оешмасы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда илкүләм проект буенча 200 километрдан артык төбәк юлларын ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук 17 ясалма корылма норматив хәлгә китереләчәк.