Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә транспорт инфраструктурасы объектларын брендлау буенча эш башкарылды. Бу эшне тимер юл, елга вокзалларында, аэропортларда башкарганнар.
Куйбышев тимер юлының Никашновка-түгәрәк кыры участогында ремонт эшләре бару сәбәпле Кама аръягы зонасында шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәртелде.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл төзүчеләр Казан шәһәренең Совет районында Достоевский урамындагы юл үткәргечне ремонтлый башладылар. Хәзерге вакытта күпер өслеген сүтү буенча эшләр алып барыла.
Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара совет «Коррупциягә каршы бергәләп!» дип аталган социаль Халыкара яшьләр конкурсын уздыра. Конкурсның төп оештыручысы - Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан Куйбышев тимер юлы «Җиңү паровозы» проектын башлап җибәрә. 2025 елның 28 апреленнән 5 маена кадәр бәйрәм ретро-составы магистральнең 8 эре станциясендә булачак һәм дистәләгән кечкенә станция һәм авыллар аша 3000 чакрымга якын юл үтәчәк.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «НК «Қазақстан темір жолы» (Казахстан) делегациясе белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда узды. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Өйрәнүләр легендасы нигезендә, «Казан» аэропортында утырту вакытында һава судносы техник сәбәпләр аркасында йөк реверсыннан файдалана алмаган, шуның нәтиҗәсендә очып китү-утырту полосасы буенча йөгергәндә экипаж тормоз системасыннан файдаланырга мәҗбүр булган.
Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Ким - Кузнечиха - Лесная Хмелевка автомобиль юлын 40,1 - 41,4 км участогында ремонтлый башладылар, аның озынлыгы 1,2 км һәм машина йөрү өлешенең киңлеге 7 метр тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында "Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерүдәге имгәнүләрнең торышы һәм профилактикасы турында" дигән темага киңәшмә узды.
Бүгенге көнгә төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 163 мең кв. метрдан артык мәйданда чокырлар ремонтланган, шулардан 9 мең кв. метрдан артык мәйданда салкын асфальт – бетон, 128 мең кв. метрдан артык кайнар асфальт – бетон, 25 мең кв. метрдан артык коелган асфальт – бетон катнашмасы, 190 кв. метрдан артык карталар һәм 900 кв. м дан артык - агым-инъекция ысулы белән.