«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казанда Рихард Зорге урамы буенча, Юлиус Фучик урамыннан Габишев урамына кадәр, 735 м озынлыктагы участок ремонтланачак.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 20 майдан 6749/6750 нче Ижевск-Түбән Кама һәм 6751/6752 нче номерлы Түбән Кама-Ижевск шәһәр яны маршрутларында ике вагонлы рельслы автобуслар йөри башлаячак.
17 июньнән Баку-Казан-Баку юнәлешендәге рейслар көн саен башкарылачак.
Гыйнвар-апрель айларында Горький тимер юлы станцияләреннән 024М/023М номерлы Казан – Мәскәү һәм 025/026 номерлы Ижевск – Мәскәү поездлары белән 145 меңгә якын пассажир киткән.
21-23 майда Казанда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты үткәрелү сәбәпле, Казан – Аэропорт – Казан маршрутында егерме өстәмә поезд билгеләнә.
Лаеш муниципаль районында 15 майдан алып 15 июньгә кадәр Сокура-Кирби-Травкино автоюлының 0 км дан 2 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Казан-1 тимер юл вокзалында, шәһәр яны вокзалында һәм «Казан» халыкара аэропортында булды.
«Казан» аэропорты 1-12 майда 125 449 пассажирга хезмәт күрсәткән.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда Казанда Пожарная урамы ремонтланачак.
Алга таба су дәрәҗәсенең түбәнәюе белән пассажирлар йөртүгә чикләү кертеләчәк.