«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казанда Рихард Зорге урамы буенча, Юлиус Фучик урамыннан Габишев урамына кадәр, 735 м озынлыктагы участок ремонтланачак.
Ремонт барышында иске катламны яңа ЩМА-15 катнашмасына алмаштырачаклар. Шулай ук тротуарлар ремонтланачак, рәшәткәле коймалар, юл билгеләре куелачак һәм юл тамгалары төшереләчәк. Кое люкларын, җимерелгән борт ташларын алыштыру планлаштырыла.