17 июньнән Баку-Казан-Баку юнәлешендәге рейслар көн саен башкарылачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге маршрутта Azerbaijan Airlines авиакомпаниясе һәм Azerbaijan Airlines структурасында урнашкан Buta Airways бюджет авиакомпаниясе эшли.
Очышлар 106 урынлы Embraer 190 һава судноларында башкарылачак: Казаннан очыш 19.20, Бакудан - 16.40. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән - Бакуда вакыт Мәскәүнекеннән 1 сәгатькә алда бара.
Авиакомпанияләр сайтларында https://www.azal.az/ru/, https://www.butaairways.az/ru/ һәм http://kazan.aero/ «Билет сатып алырга» бүлегендә авиабилетларны бронировать итәргә һәм кирәкле мәгълүматны алырга була.