Лаеш муниципаль районында 15 майдан алып 15 июньгә кадәр Сокура-Кирби-Травкино автоюлының 0 км дан 2 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге «Казан» халыкара аэропортына керү юлы, Казан-Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге Аэропорт-Столбище, Столбище-Атабай һәм Сокура-Кирби-Травкино автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.