Ижевск-Түбән Кама-Ижевск шәһәр яны маршрутларында рельслы автобуслар йөри башлаячак

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 20 майдан 6749/6750 нче Ижевск-Түбән Кама һәм 6751/6752 нче номерлы Түбән Кама-Ижевск шәһәр яны маршрутларында ике вагонлы рельслы автобуслар йөри башлаячак.     

Рельслы автобусның өстенлеге - уңайлы булу, яхшыртылган техник характеристикалар, икътисадлылык. Салон үзәкләштерелгән җылыту һәм кондиционерлау системасы белән җиһазландырылган, көтелмәгән хәл булган очракта машина йөртүчене чакыруның ике ноктасы бар. Әлеге транспорт төре аз хәрәкәтләнүче пассажирлар ташу өчен җайлаштырылган.    

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International