Апрель аенда «Бигеш» аэропортының пассажирлар агымы 59 876 пассажир тәшкил итте һәм узган елның апрель ае нәтиҗәләре 12% ка артта калды.
Азнакай муниципаль районында 13 майдан 15 июльгә кадәр Азнакай-Дүсем автомобиль юлының 0 чакрымыннан 5 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5600 кеше килгән, 6317 пассажир киткән.
Җәяүлеләр юлы төзелеше буенча проект бәясе 101,7 млн сумнан артык тәшкил иткән.
13 майдан башлап пассажирлар агымы булмау сәбәпле 6749/6750 нче номерлы Ижевск – Түбән Кама һәм 6751/6752 нче номерлы Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поездларына 176 чакрым тукталыш пунктында тукталыш гамәлдән чыгарыла.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5099 кеше килгән, 4628 пассажир киткән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 109 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5354 кеше килгән, 6396 пассажир киткән.
Яңа Чишмә муниципаль районында 30 апрельдән 31 майга кадәр Яңа Чишмә-«Шереметьевка-Кармалы» автомобиль юлының 0+000 чакрымнан 21+546 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә ремонт эшләре планлаштырылган.
1 майдан «Көнчыгыш» автостанциясе 134 нче номерлы «Казан – Теләче» муниципальара маршруты буенча пассажирларга хезмәт күрсәтә башлый.