Бәйрәм көннәрендә «Казан» халыкара аэропортында пассажирлар йөртү күләме 26% артты

2019 елның 14 мае, сишәмбе

«Казан» аэропортында 1 майдан алып 12 майга кадәр халыкара линияләрдә пассажирлар ташу күләменең шактый артуы теркәлгән: пассажирлар агымы 54 664 кеше тәшкил иткән һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,3% ка арткан.

Халыкара юнәлешләр арасында Анталья, Даламан, Тбилиси, Стамбул һәм башка юнәлешләргә ихтыяҗ зур булган.

Казан-Анталья юнәлешенә ихтыяҗ арта. Әйтик, 2019 ел сезонында әлеге маршрут буенча 11 пассажир ташучы даими һәм чартер рейсларын үтәячәк, бу һава линиясе тарихында рекордлы булып тора.

Россия эчендәге юнәлешләр дә тотрыклы популярлык казанды: эчке линияләрдә пассажирлар агымы 26,1% ка артты. Иң популяр юнәлешләр - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи.

Тулаем алганда, «Казан» аэропорты күрсәтелгән чорда 125 449 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,1% ка күбрәк.

 

Руслан Гомәров фотосы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International