21 сентябрьдән "Азимут" авиакомпаниясе Н.В. Лемаев исемендәге Минераль Сулар аэропортына "Бигеш" халыкара аэропортыннан турыдан-туры рейслар.
Паровоз Казаннан 10:55 сәгатьтә кузгала, Зөя утрау-калачыгы станциясенә 12:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Зөя станциясеннән утрауга кадәр трансфер каралган. Кире юнәлештә поезд 17:05 сәгатьтә кузгалып Казан-1 вокзалына 18:20 сәг. киләчәк.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында көзге-кышкы сезонның яңа туристлык юнәлешләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнашты.
Казан шәһәренең Совет районында Нагорная торак массивында Дорожная урамында юл өслеген ремонтлау эшләре бара. Ремонт ясала торган участокның озынлыгы 1,16 км тәшкил итә.
Киров өлкәсе территориясендә «Нократ» Р-176 федераль трассасының 337 чакрымындагы Молом елгасы аша күпер конструкциясе өлешчә җимерелү сәбәпле автомобиль юлы участогында йөк транспорт чаралары һәм автобуслар өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде. Җиңел автомобильләр хәрәкәте реверсив режимда бер полоса буенча гамәлгә ашырыла.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов «Җиңү дипломы» халыкара тарихи акциясе кысаларында икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган «13 нче гимназия» Казан МБМУ укучылары алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә Алабуга - Гари - Абалач автомобиль юлын тулысынча ремонтлап бетерделәр. Эшләр ике кишәрлектә: 0,0 км дан 0,47 км кадәр һәм 1,11 км 2,09 км кадәр, гомуми озынлыгы 1,45 км тәшкил иткән юлда барды.
2022 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары итеп Сафиуллина Лилия Корбан кызы билгеләнде.
Татарстан Республикасында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы төзелеше бара, ул 1А техник категориясенә карый. Аның озынлыгы 145 км дан артык булыр дип планлаштырыла. Төзелеш Татарстан Республикасы һәм «Автострада» АҖ арасында концессион килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Автомобиль юлы 4 полосалы булачачк. Хәзерге вакытта объектта төзелешнең беренче этабына караган эшләр башкарыла.
17 сентябрьдән Татарстан авиакомпаниясе “ЮВТ АЭРО” Казан - Грозный юнәлешендә оча башлый. Самолетлар атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак.