ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта объект эчендә бизәкләү эшләре алып барыла. Аэропортның икенче бинасы мәйданы 8500 кв.м. тәшкил итә, үткәрү мөмкинлеге - сәгатенә очып китү һәм килеп төшү белән бергә 400 пассажир.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Балтач -  Әтнә» автомобиль юлының 27,1 - 3,1 км участогын ремонтлау төгәлләнде.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан авыр йөк һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чараларын Россия Федерациясенең барлык автомобиль юллары буйлап, региональ һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны да кертеп, йөртүгә махсус рөхсәтләр бирү бары тик федераль башкарма хакимият органы - "Росдормониторинг" ФКУ тарафыннан электрон рәвештә генә гамәлгә ашырылачак.

Тэги: Юл хәрәкәте иминлеге

9
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 12 сентябреннән 3 октябренә кадәр Кама елгасы аша күпернең түбән очында хәрәкәт ябылачак. 

Юл төзелеше һәм транспорт комплексы өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән Шри-Ланка Социалистик Республикасы транспорт министры Бандула Гуновордана танышты. Чара ТР Транспорт министрлыгында узды.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арча шәһәренә көньяктан килү» 0,0 км дан алып 4,53 км га кадәр автомобиль юлына капиталь ремонт ясала. Әлеге юл III техник категориягә карый, ремонтлана торган участокның озынлыгы 4,53 км тәшкил итә.

6351 нче номерлы Казан - Канаш шәһәрара поезды гамәлдәге расписание нигезендә хәрәкәт итә.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласының Яңа Савин районында Гагарин урамында Короленко урамыннан алып Ярослав Гашек урамына кадәр 490 метр озынлыктагы участокта юл өслекләре ремонтлана. 

Әлмәттә «Әлмәт ярыммарафоны - 2022» җиңел атлетика ярышлары узачак. Ярышлар маршруты: Ленин, Гагарин, Чехов, Мәрҗани, Шевченко урамнары буйлап узачак. Шуңа бәйле рәвештә әлеге урамнарның участоклары транспорт чаралары хәрәкәте өчен 2022 елның 10 сентябрендә сәг 08:00 - 17:00 кадәр ябылачак.


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында Югары Ослан - Печище 0,0 км-0,61 км озынлыктагы участоктагы автомобиль юлына капиталь ремонт эшләре алып барыла.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International