Казанның Совет районы урамнарында юлны төзекләндерү эшләре бара

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Казан шәһәренең Совет районында Нагорная торак массивында Дорожная урамында юл өслеген ремонтлау эшләре бара. Ремонт ясала торган участокның озынлыгы 1,16 км тәшкил итә.

Эшләр «2022 елда Татарстан Республикасы Казан шәһәренең юл-урам челтәре объектларында тузган катламнарны торгызу һәм авария хәлендәге чокырлыкларын бетерү» программасы буенча, юл эшләре программасында каралган финанслау кысаларында алып барыла.

Реконструкция проектын «ВОЛГАПРОЕКТСТРОЙ» ҖЧҖ төзелде, заказчы булып «Главтатдортранс» ДКУ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International