Татарстанда «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы салына

2022 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы төзелеше бара, ул 1А техник категориясенә карый. Аның озынлыгы 145 км дан артык булыр дип планлаштырыла. Төзелеш Татарстан Республикасы һәм «Автострада» АҖ арасында концессион килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Автомобиль юлы 4 полосалы булачачк. Хәзерге вакытта объектта төзелешнең беренче этабына караган эшләр башкарыла.

Проект документлары «Татдорпроект» институты» АҖ тарафыннан төзелгән. Генераль подряд оешмалары буларак «СМП-Нефтегаз» АҖ һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ чыгыш ясый.

«Алексеевск - Әлмәт» юлы «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International