17 сентябрьдән Татарстан авиакомпаниясе “ЮВТ АЭРО” Казан - Грозный юнәлешендә оча башлый. Самолетлар атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак.
- сишәмбе көнне очкыч «Казан» халыкара аэропортыннан 14:00 сәгатьтә күтәрелә, Халыкара Грозный аэропортына (Северный) 16:30 сәгатьтә төшә, кире Казанга рейсның вакыты - 17:20 сәгатьтә, Казанда 19:40 сәгатьтә утыра;
- шимбә көнне самолет Казаннан 17:45 сәг, Грозныйга 20:05 сәгатьтә төшә, кире Казанга 20:55 сәг очып китә, Казанга 23:20 сәг утыра.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, очышның озынлыгы - 2 сәгатьтән артык. Маршрутта Канада авиалайнерлары Бомбардье CRJ-200 җәлеп ителә. пассажирлар салонының сыйдырышлылыгы 50 кешегә кадәр.
Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга мөмкин. Авиабилетлар сатуда.