Татарстан Республикасы транспорт министрлыгында яңа министр урынбасары билгеләнде

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары итеп Сафиуллина Лилия Корбан кызы билгеләнде.

Лилия Корбан кызы транспорт инфраструктурасы объектлары төзелешен тиешенчә тикшереп торуны тәэмин итү һәм федераль объектларны юл төзелеше, шул исәптән «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын «Шәле (М-7) - Баулы (М-5) автомобиль юлы составында төзү буенча оештыру, техник, норматив-хокукый мәсьәләләрне оператив хәл итү өлешендә куелган бурычларны уңышлы гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк. 

Элегрәк Л.К. Сафиуллина "Главгосэкспертиза России" ФАУ Самара филиалы башлыгы вазифасын биләгән.

1987 елда Казан финанс-икътисад институтын, "Сәнәгатьне планлаштыру" факультетын икътисадчы белгечлеге буенча тәмамлаган.

Казанышлары: Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты, «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International