Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов «Җиңү дипломы» халыкара тарихи акциясе кысаларында икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган «13 нче гимназия» Казан МБМУ укучылары алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, Тимур Никонов Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгаларын, җиңү һәм бабаларыбыз кылган батырлыклар өчен күпме бәя түләргә туры килүе хакында сөйләде, шулай ук катнашучыларга уңышлар теләде.