Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан авыр йөк һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чараларын Россия Федерациясенең барлык автомобиль юллары буйлап, региональ һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны да кертеп, йөртүгә махсус рөхсәтләр бирү бары тик федераль башкарма хакимият органы - "Росдормониторинг" ФКУ тарафыннан электрон рәвештә генә гамәлгә ашырылачак.
Шуңа бәйле рәвештә, 2023 елның 1 гыйнварыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ авыр йөк һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чаралары йөрү махсус рөхсәт кәгазен бирүне туктата.
https://mindortrans.tatarstan.ru/index.htm/news/2121284.htm