Юл төзелеше һәм транспорт комплексы өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән Шри-Ланка Социалистик Республикасы транспорт министры Бандула Гуновордана танышты. Чара ТР Транспорт министрлыгында узды.
Очрашу кысаларында яклар Шри-Ланка территориясендә магистраль төзү мәсьәләләре, республикалар арасында дәүләт шәхси партнерлыгы турында фикер алыштылар. Шулай ук Социалистик Республикасында дизель двигательле поездларны электр двигателенә алыштыру темасы да күтәрелде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча, югарыда телгә алынган мәсьәләләр буенча, шул исәптән Татарстан Республикасы белән Шри-Ланка арасында һава элемтәсен оештыру буенча фикер алышу өчен, Шри-Ланкага эш визитын оештыру кирәклеге турында килешүгә килделәр.