12 сентябрьдән Кама елгасы аша күпердә хәрәкәт чикләнәчәк

2022 елның 9 сентябре, җомга

2022 елның 12 сентябреннән 3 октябренә кадәр Кама елгасы аша күпернең түбән очында хәрәкәт ябылачак. 

Биредә Яр Чаллыда Түбән Кама ГЭС корылмалары буенча күпернең түбән очындагы асфальт-бетон өслек катлавын торгызу эшләре планлаштырылган. 

Эшләр җитештергәндә хәрәкәт күпернең югары очында оештырылачак. Машина йөртүчеләрнең игътибарлы булуын һәм алдан ук үз маршрутын планлаштыруын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International