Татарстанда илкүләм проект буенча Арча шәһәренә керүче автомобиль юлларын капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә

2022 елның 9 сентябре, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арча шәһәренә көньяктан килү» 0,0 км дан алып 4,53 км га кадәр автомобиль юлына капиталь ремонт ясала. Әлеге юл III техник категориягә карый, ремонтлана торган участокның озынлыгы 4,53 км тәшкил итә.

Моннан тыш, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары кысаларында 127 юл билгесе, 138 сигнал баганасы, гомуми озынлыгы 264 метр озынлыктагы киртә кую, шулай ук юл билгеләре кую күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International