Бүген республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә татар милли бәйрәме Сабантуй уздырыла. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Теләче районы Сабантуенда катнаша.
Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы халыкны, кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үз исеменнән милли бәйрәм белән котлады. "Бәйрәм мәйданы барыннан да элек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтли. Аларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә чәчү уңышлы төгәлләнде, Татарстанның киләчәк уңышына һәм азык-төлек иминлегенә нигез салынды. Сабантуй безгә аерым бер кәеф бирә, иртәгесе көнгә ышаныч һәм көч өсти. Искиткеч бәйрәм матур үтсен, күңел күтәренкелеге һәм бәйрәм хисен бүләк итсен", - диелгән юлламада.