2023 елның 5 аенда Горький тимер юлында хщрщкщт итъче ике катлы поездларда 677 мең пассажир узган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18 процентка күберәк.
Бүген Горький тимер юлларында ике катлы поездлар дүрт маршрут буенча йөри:
- Мәскәү - Казан;
-Мәскәү - Ижау;
- Мәскәү - Чәбаксар;
-Мәскәү - Йошкар-Ола.
Вагоннар микроклиматны саклау өчен заманча җайланмалар, экология яктан чиста бәдрәф комплекслары, куркынычсызлыкны контрольдә тоту системалары һәм мультимедиа җиһазлары белән җиһазландырылган. Һәр купеда мобиль җайланмаларны зарядкага кую өчен розеткалар каралган. Һәр ике катлы поездларда инвалид пассажирлар өчен махсус урыннар җайлаштырылган.