16 июньнән Казан - Борындык якын шәһәрара поезды йөри башлый

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

6749 нчы номерлы поезд Казан станциясеннән көн саен 14.03 сәгатьтә китәчәк. Борындык станциясенә килү вакыты - 17.38 сәг.

Юлда поезд Яшел Үзән, Свияжск, Албаба, Утяшино, Кубня, Шушермә, Коланга, 55 км, Ключи, Каратун, Кильдураз, 95 км, Лащи, Буа, Боерган станцияләрендә туктый.

Казанга килү юнәлешендә 6750 нчы номерлы поезд шулай ук көн саен 17 июньнән йөри башлаячак. Борындыктан поезд 7.55 сәг китә, Казанга килү вакыты - 11.45 сәг.

Әлеге поездлар билгеләнү сәбәпле 16 июньнән 6373 нче номерлы Свияжск-Буа поезды, ә 17 июньнән 6372 нче Борындык - Албаба поездлары расписаниедән чыгарыла.

Шәһәрара поездларның йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча җентекле мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында һәм "Содружество" ППК компаниясе сайтында табырга булла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International