«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Түбән Камадагы Вахитов проспектына капиталь ремонт ясала. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 299 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Объектта А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламы, А32Нт асфальт-бетон катнашмасыннан эшләнгән өслекнең аскы катламы, ЩМА-16 югары лотлы асфальт-бетоннан монолит борт ташы белән өске катламны салу каралган. Инфраструктураны яхшырту, шәһәр халкын имин һәм уңайлы юлларда йөртү өчен махсус велосипед юллары һәм тротуарлар төзү каралган. Моннан тыш, җирле юлларда өске катламны ремонтлау эшләре башкарылачак.
Шулай ук яңа автобус тукталышлары һәм автопавильоннар урнаштырачаклар. Гамәлдәге автобус тукталышларын да ремонтлау планлаштырыла. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында юл билгеләре куелачак. Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан тигезләү һәм аскы катлам, өлешчә монолит борт ташын салу эшләре башкарылган.