«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында «Азеево-Чирмешән-Шентала» региональ әһәмияттәге автомобиль юлының км 48,2 – км 48,4 һәм км 49,5 – км 51,3 участоклары ремонтлана. Юл III-техник категориягә туры килә. Участокның озынлыгы 2 км тәшкил итә. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 37 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бүгенге көндә «Татавтодор» АҖ Аксубай филиалы юл хезмәте хезмәткәрләре асфальт-бетон катламнарны тигезләү эшләрен төгәлләделәр.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты буенча төбәк әһәмиятендәге 221,8 км юлны ремонтлау планлаштырыла. Төбәктә подряд оешмалары 133 объектта тузекләндерү эшләрен башкаралар.