-7 майда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җаваплы “Главтатдортранс” ДКУсе автомобиль юллары яныннан 1233 тонна чүп-чар җыеп ташлаган. Санитар-экологик чараларны уздыру барышында 650 кеше һәм 211 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.