Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 8 мае, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 38 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 233 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,88 метр тәшкил итә (оптималь биеклек дип 54,54 метр санала), Чулманда су 53,40 метр (65,9 метр) биеклеккә күтәрелгән.

Казан аэропортыннан 49 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 15 халыкара рейслар. 1888 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 1843 кеше килгән.

8 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан 15-17 м/с тизлектә. Температура +11 - +16 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International