Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 275 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 28 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 202 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,85 метр тәшкил итә (оптималь биеклек дип 54,54 метр санала), Чулманда су 53,86 метр (65,9 метр) биеклеккә күтәрелгән.

Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 17 халыкара рейслар. 1959 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2395 кеше килгән.

11 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура көндез +14 - +19 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International