Бөек Ватан сугышында катнашучылар – тимер юл транспорты ветераннары Җиңү көнен яңартылган фатирларда каршыладылар

2015 елның 9 мае, шимбә

Агымдагы елның башында Горький тимер юлының Казан төбәгендәге ветераннар советы тимер юл транспорты ветераннары - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торак шартларын тикшерде. Башкарган эшләр нәтиҗәсендә ветераннарның тормыш шартларын яхшырту кирәклеге хакында акт төзелде.


Бүгенге көнгә Казан тимерюлчылары ярдәме белән дүрт ветеран йортында 1 млн. сумга төзекләндерү эшләре башкарылган: түбә төзәтү, йорт фасадын сайдинг белән тышлау, нигез ныгыту, фатирны капиталь ремонтлау, суүткәргечне, канализацияне алыштыру һәм башкалар.


Төбәктә мондый эшләр ел буе бара. Горький тимер юлының Казан төбәге җитәкчелеге үз ветераннарына хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Мәсәлән, предприятиеләрдә хезмәткәрләр ветераннарга ярдәм итү фондына үз теләкләре белән акча күчерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International