Казанда 16-30 майда Мамадыш тракты буенча хәрәкәт транспорт өчен өлешчә ябыла

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
16 нчы майдан алып 30 нчы майга кадәр Казанда Мамадыш тракты буенча 93 нче номерлы йорт тирәсе (транспорт Интернациональ урамы ягына таба хәрәкәт итү юнәлешендә) транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла.

Монда “Техник хезмәт күрсәтү станциясе” объектында керү-чыгуны оештыру буенча эшләр башкарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International