ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында транспорт комплексы ветераннары Дан алмагач бакчасына нигез салдылар

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
          Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республиканың транспорт комплексында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.

          1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чарага 37 ветеран килде. Алар сугышны үткәннәр һәм тылда эшләгәннәр, аларның күбесе сугыш һәм хезмәт бүләкләренә лаек булганнар. Имин вакытта тимер юл, һава, су, автомобиль, электр транспорты предприятиеләрендә, юл тармагы оешмаларында эшләгәннәр. Горький тимер юлының Казан бүлегеннән - аның элекке җитәкчесе Анатолий Павел улы Пищиков, элекке поездлар ревизор-контролеры Усман Сәфи улы Байбиков, Казан станциясенең элекке йөк һәм багаж кабул итүче-тапшыручысы Нурания Касыйм кызы Габидуллина, элемтә бүлеге начальнигы Израиль Самуил улы Фегаль, “Казанское ПАТП-1” ААҖннән - элекке йөртүче Михаил Франц улы Замировский, элекке йөртүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхим Галимҗан улы Галимҗанов, Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Хуҗиәхмәт улы Мөхәмәтшин, “Метроэлетротранс” МУПннән - элекке трамвай йөртүчесе Александра Григорий кызы Андриянова, элекке троллейбус йөртүчесе Михаил Василий улы Фадеев, элекке токарь Константин Иван улы Камаев, элекке токарь Николай Василий улы Пырков килделәр. Шулай ук бәйрәмдә орден иясе, “Татавтодор” ААҖнең элекке өлкән инженеры Виктор Василий улы Ячменев, “Казан” халыкара аэропорты автобазасының элекке аккумуляторщигы Григорий Павел улы Алексеев, “ПАТП - 2” МУПнең элекке йөртүчесе Аркадий Сергей улы Боярчуков һәм башкалар булдылар.

          Чара Горький исемендәге паркта Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте. Аннан соң министрлык территориясендә хезмәткәрләр белән бергәләп Дан алмагач бакчасы утырттылар. Һәр алмагач янына ветеран исеме белән истәлекле табличка куелды.

          Бүген министрлык территориясендә кыр кухнясы да эшләде. Ветераннарны армия тушенкасы белән пешерелгән тәмле карабодай боткасы белән сыйладылар, фронт 100 грамы хакында да онытмадылар. Сугыш елларындагы көйләр яңгырады, ветераннар кушылып җырладылар, ә кайберләре вальс та биеде.

          Шулай ук транспорт комплексы ветераннарына бәйрәм табыны һәм концерт программасы оештырылды. Тантаналы чара барышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ветераннарны кайнар котлады:

          - Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз! Бөек Җиңү өчен без сезгә чиксез рәхмәтле. Бүген сез бездә Дан алмагач бакчасына нигез салдыгыз – бу символга ия, 70 ел элек 9 майда алмагач чәчәк аткан. Бу бакча һәрвакыт сезнең сугыш вакытындагы хәрби һәм хезмәт батырлыкларыгыз турында искә төшереп торачак. Сәламәтлек сезгә һәм тыныч күк йөзе!

          Бәйрәм азагында Ленар Сафин һәр ветеранга азык-төлек җыелмасы, кесә телефоны һәм традиция буенча истәлек өчен күмәк төшкән фото тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International