1-7 майда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы участоклардан 1233 тоннадан артык чүп-чар җыеп ташланылган
2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Бу эштә республиканың транспорт комплексы предприятиеләре актив катнаша.
1-7 майда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җаваплы “Главтатдортранс” ДКУсе автомобиль юллары яныннан 1233 тонна чүп-чар җыеп ташлаган. Санитар-экологик чараларны уздыру барышында 650 кеше һәм 211 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары яныннан 485 тонна чүп-чар җыеп алынган, 124 кеше һәм 41 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
“РТЮ” ААҖ предприятиеләре янындагы территорияләрне, Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча (Татарстан Республикасы чикләрендә) тимер юлларны тиешле санитар-экологик хәлгә китерү буенча эшләр башкарылган. Җыештырылган территориянең мәйданы 7823,40 кв.м тәшкил итә, 1,05 тонна чүп-чар җыеп алынган.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.