ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

23 нче июньдә Ижау-Воткинск, Воткинск-Ижау, Янаул-Сарапул, Сарапул-Янаул шәһәр яны поездларында Пассажирлар көне үткәрелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе  мәгълүматлары буенча 22 нче июньдә кичен һәм 23 нче июньдә төнгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә актив фронталь бүлешү үткән вакытта урыны белән яшенле яңгырлар, көчле яңгыр, боз явымы, 19-24 м/с кадәр давыллы җил исеп китүләр көтелә.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 104 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 627 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 52 очрагы теркәлгән.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

ТР Тукай муниципаль районында 27 нче июньнән алып 15 нче июльгә кадәр ремонт эшләре бару сәбәпле “Яр Чаллы-Сарман” автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

10 нчы июльгә кадәр тимер юлчылар транспорт полициясе хезмәткәрләре белән  берлектә балалар уйнау урыны итеп яисә экстремаль кызыксынулар өчен ешрак сайлый торган тимер юл объектларында рейдлар үткәрәчәкләр.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер һәм 14 халыкара рейслар. 3809 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3088 кеше килгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 40 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 87 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 624 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

16-20 һәм 23-27 июльдә 6571 нче номерлы Дружинино-Красноуфимск шәһәр яны поезды үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.

30 нчы июньдә 6425 нче номерлы Нократ Аланы-Казан шәһәр яны поезды үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International