ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2025 ел
сишәмбе

Red Wings авиакомпаниясе Татарстаннан Вьетнамга беренче туры рейсын башкарды. Самолет Габдулла Тукай исемендәге "Казан" Халыкара аэропортыннан очып киткән һәм инде Камрань аэропортына, Нячанг шәһәренә төшкән.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумы вакытында чарада катнашучыларны транспорт белән тәэмин итү оештырылды.


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

13-18 май көннәрендә Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы узачак. Шуңа бәйле рәвештә 14 майдан 16 майга кадәр Казан – Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында III-техник категорияле Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юллары ремонтлана. Участокның озынлыгы 2,100 км тәшкил итә.


9
май, 2025 ел
җомга

Бүген Теләче авылында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм җыелган кунакларны бәйрәм белән котладылар.


8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Горький тимер юлы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт программалары сериясен башлап җибәрә.


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан республиканың транспорт комплексында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау күркәм традициягә әверелде. Быел да ветераннарыбызны котладык.

Горький магистрале хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрен дәвам итәләр. Истәлекле дата алдыннан Казан тимер юлчылары истәлекле объектларны реставрацияләгәннәр, алар арасында Бөек Ватан сугышына багышланган такталар, стелалар һәм мемориаллар да бар.


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында төбәк һәм җирле юлларда ремонт эшләре, шулай ук юл инфраструктурасын төзекләндерү чаралары узачак. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты федераль һәм төбәк финанславы булган башка программалар буенча башкарылачак.

5 майдан Nordwind Airlines «Икар» авиакомпаниясе белән берлектә җәйге очыш программасын Казан – Әстерхан маршруты буенча турыдан-туры даими очышлар белән тулыландырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International